Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель белән Вашингтон Либиядәге хәлләргә борчыла


Европа Берлеге тышкы эшләр миинстрлары җыелып Либиядәге вәзгыять турында сөйләште.

Британия Либиядәге бәрелешләргә тирән борчылу белдерде. Брюссельдәге җыенда Британя тышкы эшләр министры Уильям Һейг протест демонстрацияләрендә катнашучыларга карата көч кулланулардан соң Либия хөкүмәтенә ышаныч кимеде диде.

Кушма Штатлар Либия хөкүмәтен тыныч демонстрациячеләргә карата көч куллануны кичекмәстән туктатырга чакырды.

Вашингтон шулай ук Либия җитәкчесе Муаммар Каддафиның улы Сәиф әл-Исламның телевидение аша ил халкына мөрәҗәгатен өйрәнә, илдәге низагъ кискенләшә барганда аның реформалар үткәрү ниятенең ни дәрәҗәдә ныклы булуын ачыкларга тырыша.
XS
SM
MD
LG