Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаменеи гарәп күтәрелешен ислам күтәрелеше дип күрә


Аятулла Гали Хаменеи
Аятулла Гали Хаменеи

Гарәп илләрендәге демонстрацияләргә карата көч куллануны хөкем итүче Иран үзендәге урам җыеннарын көч белән бастыра.

Ирандагы исламчы хакимият белән оппозицион Яшел Хәрәкәт икесе дә гарәп дөньясындагы хакимиятләргә каршы протест чараларына теләктәшлек белдерә һәм бу мәсьәләдә үзара көрәшә.

Иран хакимияте гарәп илләрендәге халык күтәрелешен хупласа да, үзендә халыкның урамнарга чыгуын теләми.

Иранда оппозиция вәкилләре соңгы бер атнада икенче мәртәбә 20 февральдә җыелган иде. Әмма иминлек көчләре аларны тагын каты көч кулланып таратты.

Ирандагы протест чарасыннан
Чит илләрнең киңкүләм мәгълумат чараларына мондый җыеннарны яктырту рөхсәт ителми. Шулай да YouTube.com сәхифәсенә чыгарылган видеода Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкне һәм Тунис президенты Зин әл-Габетдин бин Галине хакимияттән китәргә мәҗбүр иткән хәрәкәтләргә теләктәшлек шигарьләре ишетелә.

Демонстрациячеләр Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Гали Хаменеинең вазифасыннан китүен таләп итеп “Мөбәрәк, Бин Гали, син дә кит Сәет Гали" дип кычкыра.

Әмма Хаменеи исә Мисырдагы халык хәрәкәтен һәм башка гарәп илләрендәге күтәрелешләрне 1979 елгы Иран ислам инкыйлабының дәвамы дип атый.

Якшәмбе көнне шыгый һәм сөнни голәмәләрнең халыкара конференциясендә чыгыш ясап Хаменеи: “Дошманнар Мисыр, Тунис һәм башка илләрдәге халык хәрәкәте исламга бәйле түгел дип күрсәтергә телиләр, әмма чынлыкта бу халык хәрәкәтләре исламчы хәрәкәтләр һәм алар шулай бәяләнергә дә тиеш”, - диде.

Хәменеи һәм Ирандагы башка җитәкчеләр элегрәк тә шуны ук тәкърарлап килә иде. Мөбәрәк китүгә бер атна кала, 4 февральдә җомга вәгазендә Хаменеи Мисырда ислам хакимияте урнаштырырга чакырды.

Шундый ук белдерүләр Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗаттан да ишетелде.

Иран хакимиятенең гарәп илләрендәге демонстрациячеләрне яклавы Иранның үзендә дә оппозицион Яшел Хәрәкәтнең соңгы бер елдагы беренче протест җыенын оештыруына өлешчә этәргеч булды.

Яшел Хәрәкәт җитәкчеләре Мирхөсәин Мусави һәм Мәһди Карруби 14 февральдә халыкны хөкүмәткә каршы демонстрациягә җыйды.

Тәһранда 14 февральдәге демонстрациядә үтерелгән Сани Җәли (с) һәм Мөхәммәт Мөхтәри.
Иранның парламент рәисе Али Лариҗани Әл-Җәзирә телевидениесенә Мисырдагы тыныч демонстрацияләргә каршы көч куллануларга ризасызлык белдергән иде.

Әмма Иранның үзендә дә Яшел Хәрәкәт хакимиятне Тәһранда 14 һәм 20 февральләрдәге шундый ук тыныч митингларга карата көч куллануларда гаепли.

Узган атнада Тәһранда иминлек көчләре демонстрациячеләргә ут ачып ике студентны үтерде.
XS
SM
MD
LG