Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабарда-Балкарны тотрыксызландыру кемгә файдалы?


Кабарда-Балкар республикасының Эльбрус һәм өлешчә Баксан районында соңгы вакыйгалар сәбәпле террорга каршы режим кертелгән. Шуңа карамастан, Казанда туристлык агентлыклары Эльбруска юлламалар сатуны дәвам итә.

Кабарда-Балкар республикасында террорга каршы режим кертелүгә соңгы көннәрдә туган хәлләр сәбәпче булды. Мисал өчен, шимбә көнне Эльбруска ялга баручы биш туристка һөҗүм ясалып, аларның өчесе үтерелде, икесе хастаханәгә озатылды. Алар Мәскәүдән килгән булган.

Икенче көнне үк Чегет районында тау чаңгысында шуучылар куллана торган канат юлы шартлатылды. Моннан тыш Нальчик янындагы Хәсәния бистәсе идарәсе башлыгы Рамазан Фриев атып үтерелде. Шулай ук юл иминлеге хезмәткәрләре формасыз булган милициягә ялгыш ут ачып, аның берсен үтерде. Һәрхәлдә бу үтерү рәсми шулай аңлатылды.

Иң гаҗәбе, хокук саклаучылар белән булган шушы вакыйга ялгыш килеп чыкты дип әйтелсә дә, сугышчылар аны тизрәк үз “өстенә” алырга ашыкты. Ягъни, милицияне үтерүне үз эшләре дип күрсәтмәкче иде.

Кабарда-Балкардагы журналист Артур Бороков сүзләренчә, бу беренче тапкыр гына туган хәл түгел. Әмма ул бу җинаятьләр бизнес белән бәйле дип саный.

“Әлбәттә, Кабарда-Балкар мөфтие Әнәс Пшихачевны үтерүне ислам сугышчылары оештыргандыр. Чөнки мөфти ачыктан-ачык сугышчыларга каршы көрәш турында сөйли иде. Әмма калган җинаятьләрнең барысы да зур ширкәтләр урнашкан акчалы шәһәрләрдә булды. Баксанда мисал өчен аракы ширкәте бар, Эльбрус буенда туристлык зонасы үсеш алган, башкала Нальчикта күчемсез милек бик кыйммәт. Һәм әлеге шәһәрләрдә тотрыксызлык булдырып, кайсыдыр көчләр бу бизнесны үз файдасында кулланмакчы”, ди ул.

Чаңгы шуучылар Эльбруска килүен дәвам итә

Бороков әйтүенчә, Кабарда-Балкарда кешеләр үтерү инде узган елның мартыннан ук башланган, әмма моңа әлләни игътибар итмәгәннәр. Хәзер Мәскәү туристлары үтерелгәч кенә, бу яңгыраш алган һәм террорга каршы чаралар игълан ителгән.

Еш кына бу террор гамәлләрендә “Кавказ әмирлегенә” караган “Кабарда-Балкарның берләшкән вилаяте” сугышчыларын гаеплиләр. Әмма аларның катнашлыгы күпләрдә шик уята икән.

“Ул яшь егетләрне инде берничә тапкыр тоткарласалар да, соңыннан ФСБ җибәрә торган булган. Шуннан соң аларның ничектер махсус хезмәтләр белән бәйләнештә торулары хакында сөйли башладылар”, ди Бороков.

Әлеге террорга каршы режим сәбәпле, Эльбрус буендагы барлык чаңгы шуу курортлары ябылуы әйтелсә дә, чынлыкта кайбер туристлык агентлыклар әле хаман да анда юлламалар сатуны дәвам итә. “Регнум” алар арасында Казан шәһәре дә булуын яза.

Бороков әйтүенчә, соңгы вәзгыять сәбәпле, республика казнасына дистәләрчә миллион сумлык зыян килгән, шуңа хәзер кайбер чаңгы шуу урыннарын инде ачарга булганнар.
XS
SM
MD
LG