Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан нефть ширкәтләре вәкилләре Либиядән чыгарыла


Бүген Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дүрт очкычында Либиядән Русиянең 500ләп ватандашы кайтарылачак. Алар арасында Татарстанның нефть ширкәтләре вәкилләре һәм аларның гаиләләре бар.

Татарстан министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген Триполидан башта Мәскәүгә, аннары Казанга “Татнефть” ширкәтенең 59 хезмәткәре һәм 23 гаилә әгъзасе кайтачак.

Шулай ук Либия ватандашларына кияүгә чыккан татар хатын-кызлары Казанга кайту теләген белдергән. Аларның кайберләре генә Триполи һава аланына килеп җитә алган. Калганнары эвакуация сорап Русия илчелегенә мөрәҗәгать юллаган.

Хезмәткәрләрен өйләренә кайтару өчен Либиягә үз очкычларын башка илләр дә җибәрде. Британиянең British Petroleum, Норвегиянең Stаtoil, Италиянең Eni ширкәтләре вәкилләре Либиядән чыгарылачак.
XS
SM
MD
LG