Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида тәртипсезлекләрдә гаепләнгән русияләр үз гаебен танымый


Алар узган елның 19 декабрендә Беларус президентын сайлау вакытында башкалада булган тәртипсезлекләрдә катнашкан дип гаепләнә.

Артем Бреус һәм Иван Гапонов Мински үзәгендә Беларус оппозициясе оештырган митингтан соң тоткарланды. Митингны милиция куып тараткан иде. Бреус һәм Гапоновны 29 декабрь көнне сак астыннан чыгардылар, әмма бер сәгатьтән соң алар тәртипсезлекләрдә катнашкан дип тагын тоткарладылар.

Минскидагы Русия илчелеге тикшерү вакытында Беларус махсус хезмәте басы ясаган, дип белдерә.

Мински тәртипсезлекләрендә барлыгы 42 кешенең эше карала. Аларның 5 се Беларус президенты сайлауларында катнашырга теләгән 5 намзәт.
XS
SM
MD
LG