Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукин: оппозициядәгеләр эшен караганда мәхкәмәләрдә гаделлек аз


Русия кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин 31 декабрь көнне Триумфаль мәйданда тоткарланган оппозиция вәкилләренең эшен караган Мәскәүнең килештерү мәхкәмәләрен (мировые судьи) тәнкыйтьләде.

Лукин фикеренчә, мәхкәмәләрдә якларның бер-берсенә дәлилләүләре булмаган. Бу хәл карарларның гаделлеген шикләндерә.

31 декабрь көнне Мәскәүдә җыеннарның ирекле булуын яклап үткән акциядә Борис Немцов, Илья Яшин, Константин Косякин, Эдуард Лимонов һәм Кирилл Манулин тоткраланып административ сак астына алынган иде.

Халыкара хокук яклау оешмасы Amnesty International аларны намус тоткыннары буларак таныды.
XS
SM
MD
LG