Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камбоджа белән Тайланд арасында бәхәсле урынга күзәтүчеләр җибәрелә


Якларның атышуын туктатуны тәэмин итү өчен Камбоджа белән Тайланд чигенә якын арада 40 хәрби һәм сивиль күзәтүче җибәреләчәк. Көньяк – Көнчыгыш Азия илләренең тышкы эшләр министрлары сишәмбе көнне әнә шундый карарга килде.

Февраль башында ике дәүләт арасында кораллы низаг башланды. Нәтиҗәдә берничә кеше һәлак булды, меңнәрчә кеше качып китәргә мәҗбүр булды.

Камбоджа белән Тайланд арасында низаг XI гасырда салынган Прэахвихеа дини храм урнашкан җир өчен бара. Әлеге корылма ЮНЕСКОның дөньякүләм һәйкәлләр исемлегендә. 6 февраль көнне булган атышлар вакытында ул өлешчә җимерелде.
XS
SM
MD
LG