Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи белән нишләргә белмиләр


Либиянең үзенчәлекле юлбашчысы хакимият өчен көрәшен дәвам итәчәген белдерә, гаскәр һәм рәсмиләр арасында оппозиция ягына күчүчеләр арта.

Либия җитәкчесе Муаммар Каддафига каршы урам җыеннары илнең көнчыгышындагы Мисыр чигеннән көнбатышындагы Тунис чикләренә кадәр җәелде.

Кичә Каддафинең телевидениедә халыкка ясаган мөрәҗәгатендә “протест белдерүчеләрне өйдән өйгә йөреп юк итәргә” дигән фәрман бирүенә карамастан, режимның җимерелә баруына ишарәләр шактый.
Тобрук каласы бәйрәм итә


Хакимиятләр урам җыеннары вакытында 300ләп кеше һәлак булды, дип белдерә. Италия тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда исә, бу сан 1000 тирәсе булырга мөмкин.

Каддафи көчләре контролендә булган төбәкләргә чит ил журналистлары бөтенләй кертелми.

Бу көннәрдә үзенең Каддафи режимына каршы чыгуын белдергән Ибраһим Даббаши, Либиянең БМОдагы илчесе урынбасары, Каддафи үз халкын “күсе” һәм “тараканнар” дип атап хәрбиләрне аңа каршы геноцидка чакыра, ди.

Ибраһим Даббаши
“Халыкның коралы юк. Минемчә, Либиядә хәзер геноцид башланачак. Каддафинең белдерүендә Либия халкын кыру күрсәтмәсе яңгырады”, ди Даббаши ил җитәкчесенең кичәге чыгышы турында.

Ул арада хакимиятләргә буйсынмый башлаган шәһәрләр саны арта. Өч көн каршылыктан соң кичә көнчыгыштагы Тобрук каласы бәйрәм итте.

Әле дә Каддафи чоры киемендә булган хәрбиләр Reuters мәгълүмат агентлыгы журналистына ил җитәкчесенә буйсынмаганнарын сөйләде.

Чит илләр Либиядәге хәлләргә зур борчу белән карап тора

Кичә ябык ишекләр артында узган БМО Иминлек Шурасы утырышында Либиядәге хәлләргә борчылу белдерелде, әмма Каддафи режимына каршы нинди дә булса чаралар күрү кирәклеге турында әйтелмәде.

Халыкара җәмәгатьчелек кискен адымнардан тыелып тора. Сәбәбе - Каддафи хакимиятенең җимерелүе әле чишелеше күрелмәгән катлаулы проблемалар да тудырачак.

Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини, мисал өчен, Либиядән диңгез кичеп Италиягә 300 меңләп качакның килә алуына борчылу белдерде.

Либия һава аланнарында дистәләгән мең чит ил кешеләре эвакуация көтә.

Төркия үзенең 25 меңләп ватандашын Либиядән көймәләр белән дә, очкычлар белән дә чыгара. Ил тарихында мондый күләмле эвакуациянең әле булганы юк иде. АКШ ширкәтләре дә үз вәкилләрен бүген башкала Триполидән көймә белән озатты.

Либиядән Мәскәүгә кайткан беренче Русия ватандашлары

Кемгә сугыш – кемгә табыш

Бүген бер мичкә нефтьнең бәясе 107 долларга җитте. Бу – 2008 елгы финанс кризистан соң иң югары бәя.

Либия бу атнада нефть чыгаруны бер тамчы да киметмәде. Әмма сатып алучылар андый тотрыклы киләчәккә бик ышанмый, нефтьне алдан күбрәк итеп алып куярга тырыша. Моның нәтиҗәсе бәяләр кискен өскә сикерде. Либия нефть чыгаруны киметсә яки бөтенләй туктатса, моның дөнья нефть базарына зыяны бик зур булачак.

Нефть бәяләренең артуына нефть чыгаручы илләр шатлана. Русия финанс министры Алексей Кудрин, Русия телевидениесенә “нефть бәясе 100 доллардан артык торса, Русия 2014 елга бюджет дефицитын бетерә алачак” диде.
XS
SM
MD
LG