Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия экологлары Европа комиссиясенә мөрәҗәгать итте


Экологлар Европа комиссиясен һәм Европа инвесторларын Русиядә түләүле юллар төзүдә катнашмаска чакырды.

«Мәскәү яны урманнары өчен» коалициясе мөрәҗәгате Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэл Баррозега юлланган. Ул Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин белән очрашачак.

Хат язучылар Русиядә түләүле юллар төзү экология һәм кеше хокукларын санламауга китерәчәк, ди. Сүз, аерым алганда, Химки урманы аша үтүче Мәскәү-Петербур юлы турында бара.
XS
SM
MD
LG