Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ватанны яклау көне үтте. Инде Ватанын гына ачыклыйсы калды


Ватанны саклаучылар көнендә Уфада узган бер кечкенә сөйләшүдә һәркемнең Ватан дигән төшенчәне үзенчә аңлавы ачыкланды.


Шушы сөйләшүдә төрле буын вәкилләре - 90 яшен куып килгән Ревмир Чанышев, 60-ка якынлашкан билгеле рәссам Искәндәр Нигъмәтҗанов һәм 36 яшьтә булган филология фәннәре кандидаты, публицист Илдус Фазлетдиновлар катнашты. Ватанны һәр буын үзенчә билгели булып чыкты.

Ревмир Чанышев
Ревмир Чанышев сүзен ерактан башлады: “Минем әтине, әнине һәм сеңлемне йортыбыздан мунчага куып чыгардылар, шунда яшәдек. Әтине дә шуннан алып киттеләр. Ул репрессия корбаны булды. Аннары сеңлем үлде. Ләкин мин исән калдым. Үстем, укыдым, кеше булдым. Биш ел хәрби флотта хезмәт иттем. Пенсиям җитә – 12 мең сум алам. Минем тормышка дәгъвам юк. Һәр заманның үз авырлыгы”. Шулай итеп Ревмир Чанышев өчен Ватан - аның гаиләсен эзәрлекләгән, куып чыгарган, әтисен үтергән, әмма үзен "кеше иткән" совет иле.

Искәндәр Нигъмәтҗанов
Искәндәр Нигъмәтҗанов шуларны сөйләде: “Безнең заманда патриотизм көчле иде. Без хәрби хезмәткә алынуны көтеп бер ай җыелу пунктында яттык. Аннан кире кайту оят иде. Хәзер инде улымның хезмәткә барыр вакыты җитте. Ләкин мин аны җибәрү яклы түгелмен. Чөнки хәзер хәрби хезмәттә тәртип юк дип беләм”.

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдиновның фикере: “Иң башта Ватан төшенчәсен ничек аңлавымны әйтим. Ватан – ул хатыным, балаларым, гаиләм, якыннарым. Мин аларны якларга әзер. Ләкин Чечня һәм башка урыннарда үз халкына каршы көрәшкән илне яклау дөреслеккә туры килми”.
XS
SM
MD
LG