Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи Либиядә контролен югалта бара


Либиядә оппозиция көчләре берләшә, ә Муаммар Каддафи контролендә булган җирләр кими.

Либия башкаласы Триполи Каддафига тугрылар кулы астында. Шәһәр тирәсенә танклар тупланган.

Reuter хәбәренчә, хөкүмәткә каршы көчләр Зуара шәһәрен үз кулына алган. Зуара башкаладан 120 километр көнбатышка урнашкан. Илнең көнчыгыштагы төбәкләре шулай ук хөкүмәткә каршылар кулында.

Меңләгән чит ил ватандашы Либиядән китәргә тырыша. Кушма Штатлар, Европа илләре Либиядән үз ватандашларын чыгару өчен анда очкычлар, көймәләр һәм паромнар җибәрде.

АКШ президенты Барак Обама кичә телевидениедән чыгыш ясап Либиядә көч куллануны туктатырга чакырды. Илдә кеше хокуклары гел бозылып торган өчен Либия хөкүмәте җаваплы, диде.
XS
SM
MD
LG