Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның тубы калтырый, ә алкасы ялтырый


24 февраль Татарстан спорт клублары өчен уңышлар һәм уңышсызлыклар көне булды. Казанның “Рубин” футбол такымы Европа лигасыннан төшеп калды, ә “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” плей-оффтагы беренче уеннарында җиңүгә иреште.


Татарстан җанатарлары өчен беренче шатлыклы хәбәрне Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей такымы китерде. Кичә башланган Континенталь хоккей лигасының плей-офф матчлары кысасында “Нефтехимик” Омскида “Авангард” такымы белән очрашты.

“Нефтехимик” та, “Ак Барс” та җиңүдән башлады

Түбән Кама спортчылары барлык хоккей белгечләрен дә гаҗәпкә калдырып, Омскиның гына түгел КХЛның да лидеры булган әлеге көчле такымны, өстәмә вакытта булса да, 2:1 исәбенә җиңүгә иреште.

Хәер, плей-оффта ничә алка кертү һәм кайсы вакыт эчендә җиңүнең әһәмияте юк, анысы. Иң мөһиме ахыргы нәтиҗә, ягъни җиңүгә ирешү. Ә андый җиңүләр плей-офф такымнары өчен җиде уеннан дүрт кирәк. Димәк, түбән камалар беренче маяны әзерләде.

Татарстанның икенче хоккей такымы “Ак Барс” та кичә Казакъстанның “Барыс”ын үз кырында кабул итте. 2 ел рәттән Гагарин кәсасын (кубогын) алуга ирешкән “Ак Барс” шулай ук ике ел рәттән ярышны нәкъ шушы “Барыс” белән башлап җибәрә.

Күпләр “Ак Барс”ның җиңел генә җиңүен көткәндә, бу алай ук ансат эш булмады. Шулай да “Ак Барс”ның татар уенчысы Данис Зариповның 13нче минутта күрсәткән ярдәме белән фин уенчысы Яркко Иммонен бер алка кертеп, Казан такымының уенда өстен чыгуын тәэмин итте. Исәп 1:0.

Рубин җиңелмичә җиңелде

Көннең соңгы спорт очрашуы исә Һолландиядә булды. Төнге 11дә Казанның “Рубин” футбол такымы “Твенте” такымы белән очрашты.

"Рубин" белән "Твенте" уены 24 февраль 2011 ел
Моннан бер атна элек “Рубин” Европа лигасы уеннары кысасында әлеге такымны кабул иткән иде. Суыклар аркасында чыккан бәхәсләрдән соң, ахыр чиктә Мәскәүдә узган очрашуда Казан такымы “Твенте”га 0:2 исәбенә җиңелгән иде.

“Рубин” җанатарлары өчен начар сюрприз белән башланган Европа лигасы, шулай да, икенче уенга бераз өметләр калдырган иде. Чыннан да “Рубин” бу өметләрне икенче матчның 22нче һәм 24нче минутларында аклады да: башта Ансальди, аннан 2 минут узгач Нобоа керткән икенче туп “Рубин”ның хәлен җиңеләйтте.

Тик беренче тайм бетәр алдыннан мәйдан хуҗалары керткән бер туп, икенче тайм башланыр-башланмас “Твенте”ның икенче тубы “Рубин”ның барлык өметләрен челпәрәмә китерде.

Нишлисең, Корбан Бердыевның яңа уен стиле генә түгел, “Рубин”ның узган ел Петербурның “Зенит” такымына саткан Семак һәм Бухаров кебек тәҗрибәле уенчыларның булмавы да бу уенда үз эзен калдырмый калмагандыр, мөгаен.

Хәер, “Рубин” Һолландия такымы “Твенте”ны җиңгән очракта да Европа лигасының чираттагы уенында “Зенит” белән очрашачак иде. Русия җыелма такымының төп уенчылары туп типкән бу такымга каршы “Рубин”ның теше үтәр идеме икән ай-һай.

Әмма Һолландиядәге уенда исәп 2:2, һәм “Рубин” быелга Европа кубоклары белән тулысынча саубуллашты.

Хоккейга килгәндә, Гагарин кәсасы өчен көрәштә бүген “Ак Барс” Казан вакыты белән кичке сәгать 7дә үз кырында янә Казакъстанның “Барыс”ын кабул итә.

Түбән Каманың “Нефтехимигы” исә кичке сәгать 4тә Омскида “Авангард” белән көч сынашачак. Халык арасында “Татарлар кәсасы” - "Кубок Татарина" дип аталып йөртелгән әлеге дәрәҗәле ярышта Татарстан хоккейчыларының быел да көчләре җитәрлек, дип белдерә спорт белгечләре.
XS
SM
MD
LG