Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган төн Мавритания башкаласында каршылык белдерүчеләр куып таратылды


Мавритания туграсы
Мавритания туграсы
Шимбәгә каршы төндә Мавритания башкаласы Нуакшот үзәгенә берничә йөз яшь кеше хөкүмәткә ризасызлык белдереп җыелды.

Алар реформалар үткәрүне таләп итте. Үзгәрешләр булмаса, Мавритания президенты Мөхәммәд Габдел Гәзиз вазифаларыннан китәргә тиеш, дип белдерделәр.

Полиция берничә тапкыр яшьләрнең таралуын таләп иткән. Төнге икедә полиция көч кулланган. France-Presse хәбәр итүенчә, әллә ни каты бәрелешләр булмаган.

Яшьләр интернет сәхифәсендә таралган чакыруларны күреп җыелган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG