Accessibility links

Меркель һәм Кэмерон Либиягә кырыс чикләүләр кертергә тәкъдим итә


Бүген Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Британия премьер-министры Дэвид Кэмирон БМО Иминлек шурасы кичекмәстән Либиягә иң кырыс чикләүләүләр кертергә тиеш, дип белдерде. Бу хакта Германия хөкүмәте вәкиле хәбәр итте.

Ике ил башлыгы телефон аша сөйләшкәндә, Либиядән Британия һәм Германия ватандашларын чыгарганда да тыгыз хезмәттәшлек турында да килеште.

Меркель һәм Кэмерон Европа Берлеге алдан игълан иткән Либиягә каршы булган чикләүләрне дә хуплады.
XS
SM
MD
LG