Accessibility links

Иранның Бушердагы АЭС нән атом-төш ягулыгы бушаталар


Иранның көньягындагы Бушер атом электр станциясе реакторыннан атом-төш ягулыгын бушата башлаганнар.

Халыкара атом энергиясе агентлыгының (МАГАТЭ) Ирандагы вәкиле Гали Әсгар Солтани ISNA мәгълүмат агентлыгына ягулыкны Русия тәкъдиме белән бушаталар, дип хәбәр итте. Русия бу атом электр станциясен сафка бастыруны үз өстенә алган.

Бушердагы АЭС менә берничә дистә ел инде, башта Советлар Берлеге, ә аннан Русия белән бергә төзелә. 2011 елның гыйнварында Тәһранда станциядә электр энергиясе эшли башлау 9 нчы апрельдә башлана дип хәбәр ителгән иде.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары атом-төш ягулыгын бушату Иранның атом програмын “куркыныч хәлгә кую” дип атый.
XS
SM
MD
LG