Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар өлкәсендә экологлар, “Яблоко” вәкилләре һәм журналистлар тоткарланган


Бүген Краснодар өлкәсендә милиция барлыгы 20 кешене: экологлар, “Яблоко” фиркасә вәкилләре һәм журналистларны тоткарлады.

“Яблоко” фиркасенең матбугат хезмәте белдерүенчә, тоткарланганнар губернатор Александр Ткачев җәйлегеннән ерак булмаган җирдә ял итәргә теләгән. Тоткарланучылар тукталган урын рәсми рәвештә федераль урман фондына карый һәм анда керү тыелмаган.

Әмма экологлар, журналистлар һәм “яблоко”ларны милиция каршы алган. Бернинди аңлатуларсыз аларны машиналарга этеп-төртеп кертә башлаганнар. Оппозициядәге Сурен Газарянның борынын җимергәннәр.

Тоткарланганнарның барсы да Джубга авылындагы эчке эшләр бүлегенә китерелгән.

Өлкәнең хокук саклау идарәсе бу хәлгә әлегә аңлатма бирми.
XS
SM
MD
LG