Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Русиядә универсаль таныклыклар булдырырга кушты


Русия президенты Дмитрий Медведев хөкүмәткә киләсе елдан Русиядә ватандашларның универсаль электрон таныклыкларын булдырырга кушты.

Дүшәмбе көнне модернизация комиссиясе утырышында президент бу сатып алуда түли торган карта гына түгел, җәмәгать транспортында йөрү таныклыгы да, машина йөртүче таныклыгы да, машина иминияте таныклыгы да, салымнарны түләү картасы да һәм башка хезмәтләр картасы да булачак диде.

Аерым алганда бу карта Федераль миграция хезмәте һәм Пенсия фонды системнарына да тоташачак.

Медведев универсаль карта Русиядә генә түгел, илдән читтә дә эшләүче түләү картасы булырга тиеш диде.

Икътисадый үсеш министрлыгы мондый системны гамәлгә кертү 150-170 миллиард долларга төшәчәк дип исәпли.
XS
SM
MD
LG