Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Каддафига каршы чикләүләр кертә


Европа Берлеге Либия диктаторы Муаммар Каддафины хакимиятенә каршы чикләүләр кертергә булды.

Либиягә корал сату, Каддафи гаиләсе әгъзаларын берлек илләренә кертү тыела, аларның банк хисаплары туңдырыла.

Бу ярты елда берлектә рәислек итүче Маҗарстанның энергетика министры Тамаш Фелледьи бу карар бүген Брюссельдә Европа Берлеге дәүләтләренең илчеләре утырышында расланды диде.

Якшәмбе Либиядәге хакимияткә каршы чикләүләрне БМО Иминлек Шурасы да хуплаган иде.
XS
SM
MD
LG