Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда полиция оппозиция белән бәрелеште


Иран башкаласы Тәһранда полиция оппозиция тарафдарлары белән бәрелештә күз яшьләндерү газы кулланды. Оппозиция тарафдарлары оппозиция җитәкчеләре Мир-Хөсәен Мусави белән Мәһди Каррубины иреккә чыгару таләбе белән урам җыены үткәрергә җыенган иде.

Иран хакимияте Мусави белән Каррубиның кулга алынуы турындагы хәбәрләрне кире кага, шул ук вакытта аларның кайда булуын да әйтми.

Оппозицион интернет сәхифәләре әлеге оппозиция җитәкчеләре гаиләләренә сылтама белән 14 февральдә өй сагына алынган Мусави белән Каррубиның узган атнакичтә кулга алынып Тәһран янындагы бер төрмәгә җибәрелгәнлеген хәбәр итә.

Иран тышкы эшләр министрлыгы чит илләр Ирандагы эчке проблемнарны үз файдаларына кулланырга тырыша дип белдерә. Әммә министрлык вәкиле Мусави белән Карруби язмышы турында бернинди дә тәфсиллерәк мәгълумат бирми.
XS
SM
MD
LG