Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда балаларны үтерүгә протест чарасы үтте


Әфганстанда йөзләрчә кеше Кунар виләятендә НАТО һава һөҗүмендә тугыз баланың һәлак булуына протест белдерде.

Протест белдерүчеләр сишәмбе көнне булган бомбалау урынына барып АКШка һәм әфган хөкүмәтенә каршы шигарьләр кычкырган.

Полиция әйтүенчә, бу демонстрация тыныч үткән.

Җирле рәсмиләр әйтүенчә, тауда утын җыючы җиде яшьтән алып тугыз яшькә кадәрле балаларны НАТО хәрбиләре сугышчылар дип уйлап һавадан утка тоткан.

НАТО бу эшне тикшерә башлавын белдерде. Әфган президенты Хәмит Карзаи илдә тыныч халыкны үтерүне туктатуны таләп итте.

Ике атна элек Кунар виләятендә НАТО көчләренең һавадан һәм җирдән һөҗүме нәтиҗәсендә 60-тан артык тыныч кешенең үтерелүе хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG