Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе Либиядәге бәрелешләрне тикшерә башлый


Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе Либия президенты Муаммар Каддафиның һәм аның тирәсендәге җитәкчеләрнең кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуы турындагы гаепләүләрне тикшерә башлый.

Бүген бу турыда мәхкәмәнең баш прокуроры Луис Морено-Окампо белдерде.

Аның әйтүенчә, бу гаепләүләр Либия җитәкчеләренең февраль уртасында башланган протест чараларында катнашучыларга карата көч куллануы белән бәйле.

Халыкара киңкүләм мәгълумат чаралары һәм хокук яклаучылар мәгълуматларына караганда, демонстрациячеләр белән Каддафи көчләре арасындагы бәрелешләрдә меңнәрчә кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG