Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә протест белдерүчеләр урамга чыкты


Либия башкаласы Триполида йөзләрчә кеше президент Муаммар Каддафиның хакимияттән китүен таләп итеп урамнарга чыкты.

Иминлек көчләренең аларга каршы күз яшьләндерү газы куллануы хәбәр ителә.

Бер атна элек хакимият Триполида демонстрациячеләрне корал кулланып куып тараткан иде.

Либиянең көнчыгышында Каддафи көчләре белән гыйсъянчылар арасында бәрелешләр дәвам итә. Каддафига каршы чыгучы көчләрн тагын һавадан утка тотылган.

Либиядә ике атна элек башланган бәрелешләр чорында, БМО исәпләвенчә, илдән инде 100 меңнән артык кеше качып киткән.
XS
SM
MD
LG