Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада фатир акчалары белән алданганнар ачлык чарасын туктатты


Уфада фатир акчаларын алдан түләп алданганнар 1 мартта башланган ачлык чарасын туктатты.

Протест белдерүчеләрнең адвокаты Зөлфия Гайсина әйтүенчә, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов алар белән 15 мартта очрашырга ризалашкан. Алар Хәмитов белән очрашуны таләп итеп ачлык чарасы башлаган иде.

Беренче көнне чарада 25-ләп кеше катнашса да, сәламәтлекләре начараю сәбәпле икенче көнне аларның саны яртылаш кимеде.

Алданган кешеләр 2005-2006 елда фатир акчаларын алдан түләгән булган. Төзүче ширкәт хәзер рәсми рәвештә бөлгән дип танылу эше белән йөри.

Ширкәтне читтән идарә итү өчен шәһәр хакимияте билгеләгән кешеләр исә алданганнарның таләпләрен үтәргә вәгъдә итми.
XS
SM
MD
LG