Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп илләрендәге чуалышлар Русиягә күчмәсме?


Авторитар Русия сәясәтчеләре Якын-Көнчыгыш һәм Төньяк Африкадагы инкыйлабларны игътибар белән күзәтә.

Гарәп илләрендә авторитар хакимиятләр бер-бер артлы җимерелгәндә, Азатлык радиосы кайбер күзәтүчеләрдән мондый хәлләрнең Русиядә дә кабатлану мөмкинлеге турында фикерләрен сорашты.

Якын-Көнчыгыш һәм Төньяк Африкадагы чуалышлар Либия, Бәһрәйн һәм Оман кебек нефть чыгаручы илләрне дә урап узмый.

Мондый хәлләр Русиядә дә булырга мөмкинме?

Андрей Исаев
Хакимияттәге "Бердәм Русия" илнең киләчәге тотрыклы дип исәпли. Бу атнада "Бердәм Русия"нең Дәүләт Думасындагы депутаты Андрей Исаев: «Русиядә инкыйлаб булмаячак. Аның өчен бернинди нигез һәм сәбәп тә юк», - дигән иде.

"Халык Украина, Грузия һәм Кыргызстандагы «төсле инкыйлабларны» күреп, алардан бернинди уңай нәрсә дә булмавын аңлады инде", ди Исаев.

Әмма хакимияттәгеләрнең мондый белдерүләр белән еш чыга башлавы аларда ниндидер борчылу булуын күрсәтә. Әле генә Левада фикер белешү үзәге үткәргән тикшеренүдә катнашкан русиялеләрнең 38 проценты Мисырдагы хәлләрнең Русиядә дә кабатлану мөмкинлеген кире какмый, 43 проценты исә андый хәлләр була алмый дип исәпли.

Русия җәмәгать фикерен белешү үзәге үткәргән тикшеренү исә протест чараларында катнашырга әзер кешеләрнең бер ай элекке белән чагыштырганда 9 процентка артуын күрсәтә. Андыйлар инде халыкның яртысын тәшкил итә.

Олег Шеин
Думадагы "Гадел Русия" фиркасе депутаты Олег Шеин "Бердәм Русия" халыкка үз ризасызлыгын канун нигезендә, нәтиҗәле итеп белдерү юлларын япты. Шуңа күрә Русия куркыныч хәлдә калды диде. Шеин шулай ук: "Русиядә халыкның гадел һәм ирекле сайлау мөмкинлеге булмавы да киләчәк өчен куркынычлы", ди.

Думадагы коммунист депутат Сергей Обухов та сайлаулар мәсьәләсендә шул ук фикердә. Аның фикеренчә, халыкка үз ризасызлыгын белдерү өчен ирекле һәм гадел сайлаулар булдырырга һәм башка иминлек чараларын карарга кирәк.

Сергей Обухов
Аның әйтүенчә, шуны аңлыйсы урынга "Бердәм Русия" Коммунистлар фиркасен Мисырдагы чуалышларга бәйләүче пычрак PR алымнары белән шөгыльләнә.

Обухов сүзләренчә, "Бердәм Русия" Тамбовта Коммунистлар фиркасе тамгасы куелган, әгъзалардан җыелган акчаларны Мисырдагы протестчыларга җибәрү турында ялган листовкалар тараткан.
XS
SM
MD
LG