Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи көчләре Әз-Зәвия каласын камауга алган


Триполи – Либиядә гыйсъянчылар һәм Либия җитәкчесе Мөәмәр Каддафи тарафлы көчләр арасында каты бәрелешләр бара.

Шимбә көнне Каддафи көчләре башкала Триполидан 50 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Әз-Зәвия каласын үз карамагына кайтарырга тырышты. Һөҗүм вакытында алар танклар һәм артиллерия кулланган. Гыйсъянчылар һөҗүмне кире кага алган, ләкин Каддафи көчләре шәһәре камауга алган дип хәбәр ителә.

Җирле табип Reuters агентлыгына әйтүенчә, бәрелешләр вакытында кимендә 30 кеше һәлак булган, күбесе сивил кешеләр.

Илнең көнчыгышында гыйсъянчылар Рас Лануф каласын алган һәм көнбатышка, башкала Триполига таба хәрәкәтен дәвам итә.

Ул арада гыйсъянчылар карамагынагы Бенгази каласында корал сакланмасында шартлау нәтиҗәсендә корбаннар саны 27гә җиткән. Шартлауның сәбәпләре әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG