Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сова” үзәге мөдире урынбасары Галина Кожевникова вафат булды


Галина Кожевникова
Галина Кожевникова
Мәскәү – Озакка сузылган авырудан соң шимбә көнне Мәскәүдә “Сова” исемле хокук яклау үзәге мөдире урынбасары Галина Кожевникова вафат булды.

Галинага нибары 36 яшь иде. Яшь булуына карамастан, ул Русиядә үтәмилләтчелек һәм ксенофобия мәсьәләләрен өйрәнүче төп белгечләрнең берсе санала иде.

Оешманың рәсми сәхифәсендә әйтелгәнчә, Галина, көчле авыруына карамастан, соңгы көненә кадәр эшен дәвам иткән. “Сова” үзәге якын арада аның Русиядә ксенофобия һәм расизм күренешләре турында 2010 елга караган соңгы хисабын бәян итәчәк.
XS
SM
MD
LG