Accessibility links

Британ дипломатлары Либия гыйсъянчылары белән сөйләшә


Лондон – Килгән хәбәрләргә караганда, Британ дипломатлары Либия гыйсъянчылары белән тотык итеп алынган 8 Британ хәрбиен иреккә чыгару турында сөйләшүләр алып бара.

Sunday Times басмасы хәбәр итүенчә, махсус хезмәтләрнең 8 вәкиле Бенгазидагы гыйсъянчылар белән элемтә урнаштырырга тырышкан бер Британ дипломатын озата барган.

Британия тышкы эшләр министрлыгы бу кешеләрнең тотык итеп алынуын әлегә рәсмән расламаса да, Бенгазида бер төркем британ дипломаты булуын таныды.
XS
SM
MD
LG