Триполи – Либиядән килгән хәбәрләргә караганда, илнең җитәкчесе Мөәмәр Каддафи көчләре белән гыйсъянчылар арасында бәрелешләр дәвам итә. Теге йә бу каланың кемнең карамагында булуы турында каршылыклы хәбәрләр килә.
Якшәмбедә Либия рәсмиләре Каддафи тарафы көчләрнең стратегик яктан әһәмиятле саналган Рас-Лануф порт-шәһәрен үз карамагына кайтарулары турында хәбәр итте. Либиянең дәүләт телевидениесе Каддафи көчләренең гыйсъянчыларны көнчыгышка, Бенгазига таба кысрыклый башлавы турында хәбәр итте.
Гыйсъянчылар исә Рас-Лануф һәм Бенгази шәһәрләре әле дә аларның карамагында дип хәбәр итә. Бу хәбәрләрнең берсе дә бәйсез чыганаклардан расланмаган.
Либиядә ике атна барган бәрелешләр нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше корбан булды. Илдә ватандашлар сугышы кабынуы ихтимал дигән борчулар әйтелә.
Либия җитәкчесе Мөәмәр Каддафи Франция басмасына биргән әңгәмәсендә, ул вазифадан киткән очракта Либия Әл-Каидә кебек террорчы төркемнәр оясына әйләнәчәк дип кисәтте.