Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитовның җәмәгате “кеше алдына чыкты”


Сулдан уңга: Гөлшат Ибраһимова, Гөлшат Хәмитова, Милана Скоробогатова
Сулдан уңга: Гөлшат Ибраһимова, Гөлшат Хәмитова, Милана Скоробогатова

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның җәмәгате Гөлшат Хәмитова Сембердә Бөтенрусия аналары форумында булуын беренче тапкыр зур җыенда катнашуым дип белдерде.


Сембердә Бөтенрусия аналары форумы узган иде. Анда Уфа аналары оешмасы рәисе Гөлшат Ибраһимова, башкала хакимиятендәге балалык мәсьәләләре буенча идарә рәисе Милана Скоробогатовалардан тыш, Ульян өлкәсе губернаторы чакыруы белән Башкортстан президентының хәләл җефете Гөлшат Хәмитова да катнашты.

8 март – хатын-кызлар көне алдыннан алар “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты. Анда Гөлшат Хәмитова Сембердә булуын "беренче тапкыр зур форумда катнашуым", дип белдерде.

Форумда яшь ярымга кадәр балаларга түләүне өч яшькә кадәр күтәрү, бала тугач бирелә торган акча күләмен арттыру, декрет ялын хезмәт стажына кушу кебек мәсьәләләр күтәрелүен ирештерде. Гөлшат Хәмитова Идел буе федераль бүлгесенең Аналар форумын Уфада үткәрү тәкъдиме белән чыгуын дә ирештерде.
XS
SM
MD
LG