Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакыйгалар дисбесе: булдыклылар һәм мәрхәмәтлеләр зурлана


Премьер-министр Илдар Халиков "Ел Хатын-кызы" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкли
Премьер-министр Илдар Халиков "Ел Хатын-кызы" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкли

Язның беренче аеның тәүге атнасы артта калса да, әле үзенең килүе бик сизелми. Шулай да 8 март – халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда башка мөһим вакыйгалар булып узды.


Республикада 8 март бәйрәме гадәттәгечә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә оештырылды. Татарстанның иң уңган, иң булдыклы хатын-кызларын билгеләп үтү, алай гына да түгел елның ир-атларын да искә алучы бу бәйге Татарстанда инде 14нче тапкыр оештырыла.

Әлеге бәйрәмдә башка елларда Татарстан президенты үзе катнаша торган иде, әмма быел исә Рөстәм Миңнеханов, Казанда үткәрелгән Төркия-Русия эшлекле җыелышына хәзерлек һәм анда катнашу сәбәпле булса кирәк, “Пирамида”га килә алмады.

Республика бәйгесендә быел 1 меңнән артык кеше катнашкан.“Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан һөнәри берлекләр федерациясе оештырган бәйгенең “Хатын-кыз – Ана” номинациясендә җиңүчеләр – быел дүртәү.

Алар – 4 бала үстерүче Чистайдан килгән 26 яшендәге Наталья Шамаева, үзенең 3 баласы янына тагын 3 сабыйны сыйдырган кукмаралы Зөлфия Галимуллина, шулай ук 4 баланы үзенеке иткән апаслы Рима Ризаева, 11 балалы мөслим кешесе Марсилә Мәликовалар.

Бу исемлекне дәвам итеп булыр иде, әмма бу урында 25 татарстанлы арасында 3 ир-атның булуын да “Азатлык” радиосын тыңлаучыларга белгертеп үтәсе килә.

“Ир-егет – изге йөрәк” номинациясендә энергетика министры Илшат Фәрдиев һәм “Татспиртпром” оешмасы җитәкчесе Гиоргий Куприянов бүләкләнде. Алар мондый хөрмәтләүгә Минзәләдәге интернат-мәктәптә яшәп укучы ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле 120 балага күрсәткән ярдәмнәре өчен лаеклы дип табылган.

Шулай ук “Ир-егет – лидер” номинациясендә Түбән Кама шәһәре “Әтиләр” оешмасы рәисе Андрей Бликин да хөрмәткә лаек булган.

Шуны да әйтергә кирәк, күпләребез җитәкчеләрнең, бигрәк тә министрларның тормыш иптәшләренең нинди эшләр белән шөгыльләнгәнен белеп бетерми. Ә менә “Сөембикә” журналының март санында энергетика министрының хәләл җефете белән зур гына әңгәмә басылып чыккан. Бактың исә Илшат Фәрдиевнең хатыны Диләрә ханым чәчәкләр үстерү белән мәшгуль икән.

Сөембикә дигәннән, “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” бәйгесенә бу журнал гамәлгә куйган “Сөембикә” көмеш беләзеге бу юлы мәгарифтә 53 ел эшләүче Мәскәү шәһәренең татар этномәдәни компонентлы 1186нчы мәктәп мөдире Лемма Гыйрфановага тапшырылды.

“Сөембикә” журналының баш редакторы Ләйсән Юнысова “Пирамида”да үткән бәйрәм чарасына карата үз фикерләрен белешүне сорап, мөрәҗәгать иткәч, сүзне ерактанрак башлады.

“Сөембикә” журналы ярты миллионнан 9300 әбүнәчегә калган


“Бүгенге телевидение, интернет заманында милли басма матбагаларның хәле бер дә җиңелләрдән түгел. Халык укымый, укыганы җиңелрәк азык эзли.
"Сөембикә" журналының баш редакторы Ләйсән Юнысова

Зәвыклы, тирән эчтәлекле журналларыбызның саны көннән-көн кими бара. Мисал өчен, заманында безнең “Азат хатын” дип аталган журнал 500 меңнән артык әбүнәгә ия иде, бүгенге көндә тиражы 9300 гә калды.

Чит илләрдә дә яратып, сокланып укыла торган басманың Татарстан хәтле Татарстанда әбүнәче саны 10 меңгә дә тулмасын әле! Бөек мәгърифәтле татар халкында “Сөембикә”не укырлык 100 мең гаилә дә булмасын инде!

Моңа ышанасы да килми. Ә бит шул саннарга карап матбаганың халыкка кирәклеге-кирәкмәгәнлеге турында нәтиҗә ясала. Әбүнәдән кергән акчага без журналның нәшер ителү чыгымнарын да капларга тиеш. Ярый әле Татарстанда татар матбугатының кадерен, халыкка, милләтебезгә кирәклеген аңлап, дәүләттән килгән финанс ярдәмнән калдырмыйлар. Башка регионнарда анысы да юк диләр инде.

Әмма ул ярдәм дә журнал чыгару өчен кирәк булган акчаның 50%ын тәшкил итә. Калганын без үзебез эшләргә тиеш. Ничек итеп эшләргә?

Йә реклама, йә язылу белән. Әлбәттә, “Казан утлары”, “Сөембикә” кебек матбагалар беренче юлны сайлый алмый. Аннары татар басмаларына реклама бирүчеләр бик бармый да. Шулай итеп журналыбыз мескен хәлдә яшәмәсен дисәк, безнең бердәнбер юлыбыз әбүнә кала. Ягъни язылучылар санын арттыру”, ди “Сөембикә” журналының баш редакторы Ләйсән Юнысова.

“Бүләккә лаек ханымнарыбыз бар”

“Ил башында нинди генә милләтпәрвәр кешеләр тормасын, милләт чәчәк атсын өчен үз мәнфәгатьләрен үзе дә кайгыртырлык, үз киләчәге өчен үзе дә борчылырлык халкы да булырга тиеш.

Әйе, гасыр буена татар телен, рухын, гореф-гадәтләрен саклап, милләттәшләребезне берләштереп торган “Сөембикә” бүген үзе саклауга, үзе яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Булышу юлы гап-гади – аңа язылу гына.

Безнең арабызда да фидакарьләр бар, әлбәттә. Татарстаннан читтә яшәп тә, татар телен саклап, татар мәдәниятен гөрләтеп яшәүче ханымнарыбыз бар.

“Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында Мәскәүдәге татар мәктәбен җитәкләүче Лемма Гыйрфановага “Сөембикә” беләзеген зурлап тапшырдык.

“Ак Калфак” оешмасы белән “Сөембикә” журналының бу уртак бүләген татар милли иҗтимагый хәрәкәтендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Казан журналисты Филисә Хәкимова, Свердлау өлкәсендә чыгучы “Саф Чишмә” газеты баш мөхәррире Фәвия Сафиуллинаның да аласы бар әле.

Русиянең һәр төбәгендә шундый милләтпәрвәр кешеләр бар. Шушы мөмкинлектән файдаланып аларга һәм барлык хатын-кызларыбызга бәйрәмебез уңаеннан иң якты теләкләремне юллыйм”, ди Ләйсән Юнысова.

Тимур Шаһивәлиев урынына Линар Якубов

Кемнәргәдер бәйрәм, ә кемнәрдер эш урыныннан азат ителә. Язның беренче көннәрендә Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетында зур үзгәреш булды. Комитет җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев вазифасыннан азат ителде. Ә аның урынына ислам икътисады һәм финанслары белгече 37 яшьлек Линар Якубов билгеләнде.

Югары белемен Малайзиядә алып, әлеге илдә инвестицияләр өлкәсендә эшләгән, күп кенә чит телләр белгән һәм Казанда ислам бизнесы һәм финанслары өлкәсендә 2 зур халыкара җыен уздыруны тормышка ашырырга өлгергән Якубов Татарстан президентының игътибарыннан да читтә калмаган, күрәсең.

Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә шундый зур үзгәрешләр белән беррәттән, Казанда эре бизнес тармагында да узган атнада зур гына эшлекле җыен үткәрелде.

Төркия-Русия арасы якыная


Әле узган октябрь аенда гына Татарстан башкаласында Төркия-Русия эш форумы уздырылган иде. Инде менә 3-4 март көннәрендә, кабат Казанда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Русия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясенең 11нче утырышы үткәрелде.

Русия ягыннан хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Игорь Сечин һәм Төркия ягыннан энергетика һәм табигый байлыклар министры Танер Елдыз җитәкчелек иткән делегацияләр арасы сөйләшүләр хакында “Азатлык” радиосы үз тыңлаучыларына мәгълүмат биргән иде инде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Төркия белән Татарстан арасындагы мәдәни, икътисади һәм сәүдә элемтәләрен ныгыткан мондый очрашуларга хәзер инде яңасы өстәлергә тора. Казанга Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Ердоганның килүе планлаштырыла.

Төркия дигәннән, әлеге ил белән Русия ватандашлары арасында яз айларында визасыз сәяхәт режимының да үз көченә керүе көтелә.

Наина Ельцинадан хәйрия фондына 1 миллион сум

Узган атнада Казанга килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Русиянең элеккеге президенты Борис Ельцинның тол хатыны Наина Ельцина да бар иде. Ул Казанда Борис Ельцинның хәйрия фонды ярдәмендә оештырылган халыкара теннис турнирының финал матчларын карады һәм 6 мартта ярышта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Шуны да әйтергә кирәк, Наина Ельцина Казанга килер алдыннан Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондына 1 миллион сум акча да күчергән иде.

“Нефтехимик” төшеп калды, “Ак Барс” юлын дәвам итә

Узган көннәрдә спорт өлкәсендә дә кызу көннәр яшәнде. Гагарин кубогы өчен барган плей-офф матчларында Казанның “Ак Барс”ы, Казакъстанның “Барыс”ын 4 тапкыр отып, киләсе турга узуын гарантияләгән иде.

Татарстан җанатарлары хәзер инде Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей такымының Омскиның “Авангард”ын отуына өметләр баглады. Әмма 3 уенда отып, 3 уенда оттырган Түбән Кама хоккейчылары 6 март көнге соңгы уенда “Авангард”ка 7:3 исәбе белән җиңелеп, бу кубок өчен барган ярышлардан төшеп калды.

Кайбер спорт белгечләре бу җиңелүне Мәскәү боерыгына бәйләргә тырышса да, нәтиҗә үзгәрми, Татарстаннан бер “Ак Барс” кына бу кубок өчен көрәшүен дәвам итә. 9 мартта Казан такымы үз кырында Уфаның “Салават Юлаев” хоккейчыларын кабул итә.
XS
SM
MD
LG