Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә Сербия һәм Косово сөйләшүләре уза


Бүген Брюссельдә Сербия һәм Косово вәкилләре арасында кара-каршы сөйләшү уза. Алар техник мәсьәләләрне, аерым алганда таможня һәм һава бәйләнешләрен тикшерәчәк.

Сербия 2008 елның февралендә бәйсезлек алган Косовоны танымый. Шулай да яклар бүгенге очрашу мөнәсәбәтләрне җайлауга беренче адым булыр дип өметләнә.

Европа Берлеге әлеге сөйләшүдә арадашчы булачак.
XS
SM
MD
LG