Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Мәскәүдә хокук яклаучылар, оппозиция вәкилләре белән очрашты


Джо Байден
Джо Байден
АКШ вице-президенты Джо Байден Русиягә сәфәре вакытында бүген Русиядәге хокук яклаучылар, оппозиция һәм хөкүмәттән тыш оешма вәкилләре белән очрашты.

“Ватандашлар хезмәттәшлеге” комитеты башлыгы Светлана Ганнушкина хәбәр итүенчә, очрашуда сүз кеше хокуклары саклану мәсьәләләре, террорга каршы көрәш, Русиядә булачак сайлаулар, Русия мәхкәмәсе проблемнары, демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү юллары турында барган.

Бүген Джо Байден Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин белән дә очраша.
XS
SM
MD
LG