Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай: гарәп дөньясы проблемнарын хәл итүгә чит илләр кысылырга тиеш түгел


Кытай Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләре үз эчке проблемнарын чит илләр кысылуыннан башка гына хәл итәргә тиеш дип саный. Бу хакта Кытай тышкы эшләр министры Чжай Цзюнь белдерде. Ул бу көннәрдә генә Җәзаир, (Алжир), Тунис, Мисыр һәм Согуд Гарәбстанында сәфәрдә булды.

Либиягә килгәндә, Кытай дипломаты илнең бөтенлеген саклау мөһимлеген әйтте.

Элегрәк Пекин БМО Иминлек Шурасының Мөәммәр Каддафи режимына каршы чикләүләр кертүне яклады, әмма Либия низагын халыкара дәрәҗәдә хәл итүгә зур теләк белдермәде.
XS
SM
MD
LG