Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи хәрбиләре Брега шәһәрен басып алды


Либиядә Мөәммәр Каддафи көчләре авиация ярдәмендә гысъянчылар кулында булган Брега портын яулап алды. Бу хакта Либия дәүләт телевидениесе хәбәр итә.

Иртәгә Парижда АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Либия оппозициясе вәкилләре белән очрашу уздырачак. Дүшәмбе һәм сишәмбегә билгеләнгән Зур сигезлек илләре тышкы эшләре министрлары очрашуы да Либиягә багышланачак.

Кичә Гарәп дәүләтләре лигасы Либия күгендә очышларны туктату тәртибен кертергә чакырды.
XS
SM
MD
LG