Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы хәрби ныгытмада үлүчеләр күбрәк булырга мөмкин


Гыйрак рәсмиләре бүген Дияла вилаятендә хәрби ныгытмага һөҗүм вакытында күбрәк кеше үлгән булырга мөмкин, дип белдерә.

Элгәре 9 кеше үлгән, 14 кеше яраланган дип хәбәр ителгән иде.

Бина җимерекләре астында тагын хәрбиләр калырга мөмкин.

Кайбер хәбәрләргә караганда, интихарчы бомба куелган машинаны Канаан шәһәрендәге хәрби корылма янына алып килеп шартлаткан. Канаан Багдадтан төньяк-көнбатышка таба 70 чакрым ераклыкка урнашкан.
XS
SM
MD
LG