Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия НАТОның Либия низагында катнашуына каршы


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Либия низагында чит илләрнең дә катнашуы хәлләрне катлауландырачак кына, дип белдерде.

Эрдоган бу хакта бүген Истанбулда үткән “Үзгәрешләр лидерлары” дип аталган I Халыкара сәяси форум вакытында әйтте. Анда 20дән артык илнең дәүләт эшлеклеләре һәм сәясәтчеләре катнашты.

Форумга БМОның элекке генераль секретаре Кофи Аннан һәм АКШның элекке вице-президенты Ал Гор да килгән иде.

НАТО Либиядә берәр хәрби операция башлый калса, ул уңышсыз булачак һәм вәзгыятьне катлауландырачак кына, ди Эрдоган.

Элгәре Төркия Либиягә халыкара чикләүләр кертүгә каршы икәнлеген белдергән иде. Чикләүләрнең ил җитәкчелегенә генә түгел, ә гади халыкка да тискәре йогынты ясавы әйтелде.

Төркия Либиядән 15 меңнән артык ватандашын һәм 600дән артык чит ил ватандашын чыгарды.
XS
SM
MD
LG