Accessibility links

Төньяк Корея атом-төш програмы сөйләшүләренә әзерлеген белдерә


Төньяк Корея үзенең уран баету програмы мәсьәләләренә караган 6 яклы сөйләшүләрне кабат башларга әзер икәнлеген белдерә. Бу хакта Төньяк Кореянең рәсми мәгълүмат агентлыгы ил җитәкчелеге Русия тышкы эшләр министры урынбасары Алексей Бородавкин белән сөйләшкәннән соң хәбәр итте.

Белдерүдә Пхеньянның өстәмә шартлар куймавы әйтелә. Дөньяның 4 куәтле иле, Көньяк Корея катнашында сөйләшүләр 2009 елда өзелгән иде.

Узган елның ноябрь аенда Төньяк Корея рәсмиләре илдә уранны баета торган зур ширкәт булуны һәм аның тыныч максатта эшләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG