Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядәге татар гаиләсе җир тетрәүне үзенчә бәяли


Япониянең төньяк-көнбатышында урнашкан Акито шәһәрендәге кибет
Япониянең төньяк-көнбатышында урнашкан Акито шәһәрендәге кибет

Моннан биш ел элек Уфадан Япониягә килеп урнашкан Әхмәт Вәлиев хәзер гаиләсе белән Токиодан ерак булмаган Йокоһама шәһәрендә яши. Ул җомга көнне җир тетрәү вакытында эштә булган.

Әхмәт сүзләренчә, Япониядә татарлар алай күп түгел. Һәм булганнары да көчле җир тетрәүдән зыян күргән илнең төньяк-көнчыгышында түгел, ә Токио һәм Кобе шәһәрендә яши.

“Минем эш урыным өйдән ерак түгел, шуңа җир тетрәү вакытында гаиләм өчен бик борчылмадым. Безнең эш бүлмәсендә компьютерлар авып төште, кәгазьләр таралды. Шуннан без барыбыз да урамга чыгып киттек. Бер 20-30 минутлап урамда бинаның селкенгәнен карап тордык. Селкенүе туктагач, яңадан эш урыннарына кердек”, дип искә ала Әхмәт җомга көнне булган җир тетрәүне.

Бу җир тетрәү аеруча да диңгез кырыенда яшәүчеләргә зур зыян салган. Ә Әхмәтләр яшәгән җирдә халык моны алай ук каты сизмәгән.

“Иң зур зыян диңгезгә якын булган Синдай шәһәренә килде. Аның янындагы районнарны су басты. Анда яшәүче татарларны без белмибез”, ди Вәлиев.

Дөнья шаулый, японнар тыныч булып кала

Җир тетрәүдән соң массакүләм мәгълүмат чараларында Япониядәге каза турында бик күп хәбәрләр таралды. Әхмәт сүзләренчә, аларның кайберләре бу хәл турында сөйләүдә артык күпертеп тә җибәргән.

“Әйтерсең бу җир тетрәү бөтен Япониядә булган, әйтерсең, ил тулысынча су астында калган. Әйтерсең, бөтен кешеләр качалар. Бигрәк арттырып җибәрәләр кайвакыт”, ди ул.

Атом электр станцияләре турында бик куркыныч мәгълүматлар таралса да, японнар үзләре моны чагыштырмача тыныч кабул итә икән.

“Хакимият бу кеше сәламәтлегенә зыян китерерлек түгел дип әйтә. Шуңа халык эшкә бара һәм кайта. Кайбер ширкәтләр генә эш вакытын кыскартты. Чөнки район-районга бүлеп берничә сәгатькә электрны бетерәләр. Бу хакта халыкка алдан ук хәбәр бирәләр”, ди Әхмәт.

Ул Япониядә кечкенә-кечкенә җир тетрәүләре дәвам итеп килүен әйтә. Интернетта кибетләрдә азык-төлек, су җитмәү проблемнары булуы турында язсалар да, аның барысы да дөреслеккә туры килми икән. Бу хакта тулырак итеп Әхмәт Вәлиев белән әңгәмәдән тыңлагыз.

Япониядә яшәүче Әхмәт Вәлиев белән әңгәмә
Япониядә яшәүче Әхмәт Вәлиев белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:47 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG