Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Тунис җитәкчелеген реформалар үткәрергә чакырды


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Тунис җитәкчелеген икътисади һәм сәяси реформалар үткәрергә чакырды. Бу илгә сәфәре вакытында Клинтон Кушма Штатларның Тунистагы эчке проблемнарны һәм Либиядән килүче качаклар белән туган авырлыкларны чишәргә ярдәм итәчәген белдерде.

Либиядә низаг башлангач 100 меңнән артык либияле Туниска килде.

Ил башкаласында зур булмаган төркем Клинтонның Туниска килүенә каршылык белдереп урамга чыкты. Әлеге чарада катнашучылар фикеренчә, Мөәммәр Каддафиның җитәкчелектән китүен таләп иткән оппозицияне Кушма Штатлар җитәрлек дәрәҗәдә якламый.
XS
SM
MD
LG