Тавыш биргән чакта Иминлек шурасының 5 әгъзасы: Германия, Русия, Кытай, Һиндстан һәм Бразилия бер якка да кушылмады.
Резолюция өлгесе Либия хәрби-һава көчләре очкычларының ил күгендә очуын тыя. Шулай ук җөмһүрияттә сугышларны кичекмичә туктатырга диелә. Бу таләп Каддафи ягындагы гаскәрләргә дә һәм шулай ук аңа каршылык күрсәтүче көчләргә дә кагыла.
Әлеге документ халыкара җәмәгатьчелекне Либиядәге хәлләргә активрак йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Либиядә читтән җир гаскәрләре кертү турында сүз әйтелми.
Каддафи режимына йогынты ясау өчен Либия үзәк банкы һәм ил нефть ширкәте хисаплары туңдырылачак диелә. Документ тыныч халыкка көч куллануны тыя.