Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия хакимияте атышларны туктатып тору турында хәбәр итте


Мөәммәр Каддафи
Мөәммәр Каддафи
Либия бүген, тыныч халыкка зыян китермәс өчен, хөкүмәт гаскәрләренең гыйсьянчыларга каршы алып барган һөҗүмнәрне туктату турында хәбәр итте.

Тышкы эшләр министры Муса Кусса белдерүенчә, әлеге карар БМО Иминлек шурасы резолюциясе хупланганнан соң кабул ителгән. Резолюциядә Либия күгендә очышларны туктату турында да әйтелә.

Иминлек шурасының 10 әгъзасы хуплаган әлеге документ Мөәммәр Каддафи хакимиятенә корал китерүне һәм шулай ук армияне чит илләрдән ялланганнар белән арттыруны да тыя.

Элгәре Каддафи гаскәрләре гыйсьянчыларның терәге булган Бенгази шәһәрендә һөҗүм итә дигән хәбәр килгән иде. Шулай ук Каддафи яклыларның Мисрат шәһәрендәге гыйсьянчыларның сызыкларын да утка тотуы әйтелде.
XS
SM
MD
LG