Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә Каддафи көчләре гыйсъянчылар белән бәрелешә


Либиядәге Бингази шәһәренең көнбатыш районнарында президент Муаммар Каддафи көчләре гыйсъянчылар белән бәрелешә.

Сугышта танклар, артиллерия һәм һава көчләре дә катнаша. Гыйсъянчылар әйтүенчә, хастаханәләр яралылар белән тулган. Шәһәр халкы көнчыгыш районнарга качарга тырыша.

Гыйсъянчылар җитәкчесе Мостафа Габдел Җәлил халыкара җәмәгатьчелекне кан коюны туктатуда акрын эш итүдә гаепләде.
XS
SM
MD
LG