Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан шахтасында шартлаудан соң 40-лап кеше югалган


Пакстанның Белуҗистан виләятендәге күмер шахтасында шартлау нәтиҗәсендә кимендә 7 кеше һәлак булды.

41 кешенең югалуы турында хәбәр ителә. Шартлау вакытында алар 1200 метр чамасы тирәнлектә эшләгән булган.

Эзләү-коткару эшләре бара. Әмма аланы исән килеш табуга өмет бик аз.

Беренче хәбәрләргә караганда шахтада җыелган метан газы шартлаган.
XS
SM
MD
LG