Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Япониягә энергия күпере проектын яңартмакчы


Русия Хабаров өлкәсеннән Сахалинга һәм аннан Япониягә су астыннан чыбык сузып электр энергиясе тапшыру проекты турында сөйләшүгә кире кайтты.

Русия президентының Ерак көнчыгыш федераль бүлгесендәге вәкиле Виктор Ишаев бу проектның бәясе 6,5 миллиард доллар булырга мөмкин диде.

Япониягә энергия күпере проекты 1998 елда ук башланган иде. Биш ел үткәч Русинең Бердәм энергия системы Япониянең Сумитомо ширкәте белән ул турыда беренчел килешү дә имзалады. Әмма соңрак сөйләшүләр тукталып калды.
XS
SM
MD
LG