Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев алты полиция генералын вазифаларыннан алды


Русия президенты Дмитрий Медведев эчке эшләр министрлыгының алты генералын вазифаларыннан алды.

Аерым алганда министрлыкның экстремизмга каршы оператив эшчәнлек тәэмин итү үзәге башлыгы, Төньяк Кавказ федераль бүлгесенең транспорт хәрәкәте идарәсе башлыгы, Тверь һәм Тамбов өлкәләренең эчке эшләр идарәләре башлыклары вазифаларыннан алынды.

Үткән атнада Русия президент идарәсе җитәкчесе, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе башлыгы Сергей Нарышкин эчке эшләр министрлыгының беренче 170 хезмәткәре аттестация узды диде.
XS
SM
MD
LG