Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда ике сугышчы үтерелде


Дагыстанның Кани авылында террорга каршы чара барышында ике сугышчы үтерелгән. Алар дүшәмбе көнне мәхкәмә хезмәткәре Гадис Багдаевны үтергән кешеләр булырга мөмкин диелә.

Тәртип саклаучылар әйтүенчә, махсус хезмәтләр хезмәткәрләре сугышчыларны бер йортта чолгап алган булган. Сугышчылар бирелү таләбенә ут белән җавап биргән. Атышта ике сугышчы үтерелгән, өченчесе әлегә табылмаган.
XS
SM
MD
LG