Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс: Либиядәге хәрби чараларны киметәчәкбез


Халыкара көчләр Либиядәге хәрби чараларны алдагы көннәрдә киметәчәк.

Бүген бу турыда Мәскәүдә Русия саклану министры Анатолий Сердюков белән очрашканнан соң АКШ саклану министры Роберт Гейтс белдерде.

Гейтс әйтүенчә, халыкара көчләр тыныч халык арасында корбаннар булдырмас өчен мөмкин кадәр тырыша.

Сердюков исә Либиядә үзара сугышучы тарафларны атышларны туктатып сөйләшүләр башларга чакырды.

Гейтс бүген президент Дмитрий Медведев белән дә очраша. Сөйләшүләрдә хәрби-техник хезмәттәшлек һәм тарафларның ракета һөҗүменнән саклану өлкәсендәге бәйләнешләре карала.
XS
SM
MD
LG