Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Либиядә хәрби чара җитәкчелеген беректәшләренә тапшыра


АКШ президенты Барак Обама Вашингтон Либиядәге халыкар хәрби чара җитәкчелеген якын көннәрдә үз беректәшләренә тапшырачак дип белдерде.

Обама моны Франция президенты Николя Саркози һәм Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон белән Либия җитәкчесе Муаммар Каддафиның хәрби мөмкинлекләренә каршы чарада төп рольне НАТОга тапшыру турында килешкәннән соң әйтте.

Либия башкаласы Триполида бүген шартлаулар булды. Шартлаулар алдыннан Каддафи дәүләт телевидениесе аша чыгыш ясап мөселман илләрен “тәре явына каршы көрәшкә кушылырга” чакырды.
XS
SM
MD
LG