Accessibility links

җомга, 26 май 2017, Казан вакыты 06:41

Либия гыйсъянчылары вакытлы хөкүмәт башлыгын билгеләде


Либиянең көнчыгышында гыйсъянчылар төзегән Дәүләт шурасы Мәхмүт Җибрилне вакытлы хөкүмәт башлыгы итеп билгеләде һәм аңа хөкүмәт төзергә кушты. Бүген бу турыда “Әл-Җәзирә” телевидениесе хәбәр итте.

Моңарчы Җибрил Дәүләт шурасындагы кризиска каршы комитетны җитәкләде. Ул хәрби һәм халыкара мәсьәләләр өчен җаваплы булды.

XS
SM
MD
LG