Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иерусалимдагы шартлаудан 25 кеше яраланды


Иерусалимның Үзәк автобус вокзалында зур шартлау булып кимендә 25 кешене яралады.

Үлүчеләр булу-булмавы әлегә билгесез, әмма табиблар әйтүенчә, яраланганнарның дүртесе авыр хәлдә.

Кичкә таба халык күп җыела торган вокзалда нәрсә шартлаганлыгы әлегә билгесез.

Шартлау сәбәпле премьер-министр Беньямин Нетаньяһу Русия сәфәрен кичектерде.

Нетаньяһу пәнҗешәмбе Мәскәүдә Русия җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрергә тиеш иде.
XS
SM
MD
LG